19 май 2016 яңалыклары
-
Һава торышының көйсезләнүе көтелә
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә. Иртәгә, 20 майда, республикада һәм аның башкаласында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга җитеп көчәю көтелә, яшен булуы да мөмкин.
-
Бөгелмәдә Сабан туе кайчан булачак?
Тиздән - татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе! Бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә дә киң билгеләп үтелә, нинди милләт вәкиле һәм нинди диндә булуына карамастан, бар халыкларны да кызыксындыра, җәлеп итә, бер мәйданга туплый. Быел авыл җирлекләрендә Сабан туе - 28 һәм 29 майда,...
-
Бөгелмәдә җәйге сәүдә нокталары
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җәйге чорда сәүдәне көйләү һәм тәртипкә салу һәм сыйфатсыз туклану продуктлары кулланудан күмәк агулануларга юл куймау максатында, 2016 елгы сезонда ваклап сату итү нокталары урнашачак объектлар исемлеген тәкъдим итәбез. 1. "Җәйге кафе" тибындагы ваклап сату нокталарын оештыру өчен: Ленин урамы, 46 (Яшьләр сарае каршында); Техника йорты...
-
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәйхи Гамбәровны искә алды
Беркем дә онытылмый... Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Ринат Билалов, аның урынбасарлары һәм ярдәмчеләре узган гасырның 50 - 60 нчы елларында Бөгелмә милиция бүлегенә җитәкчелек иткән Шәйхи Хәйретдин улы Гамбәров каберендә булдылар, чәчәкләр куйдылар, аның турында бик җылы хатирәләр белән искә алдылар. -...
-
Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыкларының илкүләм рейтингы дүртлегенә кергән
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Илкүләм рейтинг" проекты тарафыннан бастырылган 2016 елның март-апрель айлары өчен Россия башлыклары илкүләм рейтингы дүртлегенә кергән. Рейтингның беренче баскычын Кемерево өлкәсе башлыгы Аман Тулеев били, икенче урында - Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко, Мәскәү мэры Сергей Собянин - өченче. Рейтинны төзегән вакытта ачык чыганак материалларыннан һәм...
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугат көне белән котлый.
"Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген республиканың бай иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын, спорт дөньясын мәгълүмати хәбәрдарлыктан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Татарстанлылар массакүләм коммуникация чаралары вәкилләрен ихтирам итә. Сез һәрвакыт вакыйгаларның үзәгендә...
-
Гаилә учагы – иҗатка рухландыручы
"Бөгелмә шәһәренең ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм итү үзәге" белгечләре өчен, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең кул эшләреннән ярминкә-конкурс оештыру матур традициягә әверелде. Быел әлеге чара 28 майда үткәреләчәк. Үзәк бөгелмәләрне һәм шәһәр кунакларын ярминкәгә чакыра. Аларга биредә балаларның һәм аларның әти-әниләренең үзенчәлекле иҗат җимешләре белән...
-
Чаллыда Саклык банкын шартлатканнар
Бүген төнлә Чаллының 53 нче комплексындагы Саклык банкында шартлау булган. Моны караклар эшләгән. Гадәттән тыш хәлне күзәтү камерасы төшереп алган. Шартлау вакытында биш банкоматның берсе җимерелгән. Моннан тыш түшәм ишелгән, күзәтү камерасы да эштән чыккан. Урланган акча суммасы ачыклана. интертат-ру.
-
Бөгелмәнең “ТНГ-Групп” җәмгыятен терәк итеп...
18 май көнне Техника йортында отличниклар слеты булып узды. Анда уку алдынгыларын - муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның акчалата сертификаты тапшырылды. Әлеге матур традиция Бөгелмәдә инде 15 нче тапкыр уздырыла. Уку алдынгылары - шәһәребезнең бизәге. Аларның укуда иң-иңнәр булуы...
-
Казандагы Ифтарга Лондон мэрын чакырачаклар?
Быел уразаның беренче көне 6 июньгә, соңгы көне 4 июльгә туры килә. 5 июльдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Гает көнендә бәйрәм намазы республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә укылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар фитыр, фидия сәдакалары, зәкят нисабының...
-
Татарстанда БДИ бетерелә?!
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан. Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы...
-
Париждан Каирга таба очучы самолет Урта диңгез өстендә югалган
Egyptair авикомпаниясенең Париждан Каирга таба очып баручы самолеты Урта диңгез өстендә радарлардан югалган. Бортта 58 пассажир, 10 экипаж члены булган. Авикомпания Твиттерда хәбәр иткәнчә, самолетта 12 ил кешеләре теркәлгән. http://matbugat.ru Тулырак укырга: Летевший из Парижа в Каир самолет пропал над Средиземным морем